Неапольдә XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында суга сикерү буенча ярышлар тәмамланды. «Team event» программасы (команда сикерүләре) рәвешендә Россия җыелма командасын Татарстан спортчылары Александр Белевцев һәм Карина Шкляр тәкъдим итте.
Алты сикерү нәтиҗәләре буенча Александр һәм Карина 335,10 балл җыйды һәм бронза өчен көрәштә Көньяк Корея спортчыларына Чо/Йи (357,20) оттырды.
Җиңүне Кытай командасы яулады, аны дуэт Хуанг/Жиао (381,80) тәкъдим итте. Мексика студентлары Зунига/Эстреллада көмеш медальләр (358,80).
Team event – команда ярышларында бер ир-ат һәм бер хатын-кыз катнаша, алар бер-бер артлы төрле катлаулылыктагы өч сикерү буенча көч сынашалар.