Татарстанлылар Неапольдагы Универсиада нәтиҗәләре буенча 14 медаль яулады

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

3 июльдән 14 июльгә кадәр Неаполь шәһәрендә (Италия) 2019 елгы XXX Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узды. Студентлар уеннарында дөньяның 170 иленнән 8000гә якын спортчы катнашты. 222 комплект медаль уйнатылды.

Татарстан данын Россия җыелма командасы составында республиканың 6 югары уку йортыннан 19 спортчы яклады. 2019 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкилләре активында 14 медаль: 2 алтын, 4 көмеш һәм 8 бронза.

Ярышларның гомуми зачетында Россия җыелма командасы, алтын медальләр саны буенча гына Япония командасына оттырып, икенче урынны алды. Россия командасы исәбендә 82 медаль (22 алтын, 24 көмеш һәм 36 бронза).

Татарстан Республикасы вәкилләре-Неаполь шәһәрендә 2019 елгы XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада җиңүчеләре һәм призерлары

Йөзү

Григорий Тарасевич (дистанция – 100 метр аркада) – «алтын»;

Егор Куимов (дистанция – 100 метр баттерфляй ысулы белән) – «алтын»;

Григорий Тарасевич (дистанция – 200 метр аркада) – «көмеш»;

Егор Куимов һәм Григорий Тарасевич (4х100 метр катнаш эстафета) – «көмеш»;

Ирина Приходько (дистанция-800 метр ирекле стиль белән) – «көмеш»;

Григорий Тарасевич (дистанция – 50 метр аркада) – «бронза»;

Ирина Приходько (ирекле стиль белән 4х200 метр эстафета) – «бронза».

Суга сикерү

Карина Шкляр (трамплин – 3 метр) – «бронза»;

Александр Белевцев (ир – атлар арасында команда классификациясе) – «бронза».

Өстәл теннисы

Сәъди Исмаилов (катнаш парлы разряд) – «бронза»;

Саъди Исмаилов (ялгыз разряд) – «бронза».

Теннис

Тимур Кыямов (ир – атлар арасында команда классификациясе) - «көмеш».

Тхэквондо ВТФ

Рафаэль Камалов (шәхси беренчелек, авырлык категориясе 87 кг) – «бронза».

Волейбол

Андрей Сурмачевский, Алексей Кононов, Роман Пакшин (ир – атлар арасында команда турниры) - «бронза».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International