21 июль көнне «Бердәм Россия» спорт комплексында «Белая ладья» шашка-шахмат клубында Криницын Владимир Васильевич җитәкчелегендә Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узды. Балалар 4 төркемгә бүленде: 6-8 яшьлекләр (малайлар), 9-12 яшьлекләр (малайлар), 13 яшь һәм өлкәнрәк егетләр (егетләр), 6 яшь һәм өлкәнрәк кызлар). Өлкән яшьтәге ир-атлар бер төркемдә чыгыш ясадылар. Уеннар Швейцария системасы буенча 5 турда узды. Һәр партиягә уен вакыты 20әр минут бирелде.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар «АМР башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе» МКУ исеменнән грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.