Казанда Россия укучыларының үләндә хоккей буенча IX Спартакиадасының финал ярышлары узачак

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2 августта Казанда Россия укучыларының Үләндә хоккей буенча IX Спартакиадасының финал ярышлары старт ала

Ярышлар спорт квалификациясе 3тән дә ким булмаган 15-16 яшьлек (2003-2004 елгы) егетләр һәм кызлар арасында үткәрелә.

Турнирларда Мәскәү өлкәсеннән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Свердловск өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан, Краснодар краеннан, Пермь краеннан, Ростов өлкәсеннән, Ленинград өлкәсеннән, Алтай краеннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Самара өлкәсеннән 300 дән артык спортчы катнашачак.

Ярышларны ачу тантанасы 2 августта 17.30 сәгатьтә чирәмдәге хоккей үзәге кырында узачак.

Җәдвәл

2 август

09.00-17.00-уеннар, егетләр;

09.00-19.30-уеннар, кызлар;

3 август

09.00-17.30-уеннар, егетләр һәм кызлар.

4 август

09.00-18.00-уеннар, егетләр һәм кызлар.

5 август

09.00-17.00-уеннар, егетләр һәм кызлар;

09.00-19.00-уеннар, кызлар.

6 август

09.00-17.30-уеннар, егетләр һәм кызлар.

8 август

09.00-19.00-уеннар, егетләр;

09.00-19.30-уеннар, кызлар.

9 август

9.00-12.30-уеннар, егетләр һәм кызлар;

13.00-14.30 – 3 урын өчен уен, егетләр һәм кызлар;

15.00-16.30-финаллар, егетләр һәм кызлар;

18.30-ярышларны бүләкләү һәм ябу тантанасы (чирәмдәге хоккей үзәге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International