21 августта Мирный бистәсендә 2001 елда туган һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында пуля белән ату буенча Россия беренчелеге һәм Бөтенроссия ярышлары старт алды.
Ярышларда илнең 44 төбәгеннән 400 гә якын спортчы катнашачак.
Бөтенроссия ярышларының беренче финалында 8 иң көчле яшь спортчы «Винтовка Пневматик, 10 метр» олимпия күнегүендә бүләк өчен көч сынашты.
Ноябрьскидан (ЯНАО) спорт мастеры Алинә Хизбулина (шәхси тренер – А.Юрков) җиңүче булды. Алинә шулай ук халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәп, квалификациядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Финалда икенче нәтиҗәне Кырым Республикасы спорт мастерлыгына Кандидат Мелисса Себало (шәхси тренер – Г. Кошма) күрсәтте)
Пермь крае вәкиле Гөлназ Кульмашева (КМС, шәхси тренер – И.Харисов) Бөтенроссия ярышларының өченче урынынын яулады.