Бүген Әгерҗе муниципаль районында 82 яшендә Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, авыр атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, спорт ветераны Кулышев Радик Муллахмәт улы вафат булды.
Радик Муллахмәт улы гомеренең матур өлешен Әгерҗе районында физик культура һәм спортны үстерүгә багышлады, 35 ел район спорт комитеты рәисе булып эшләде. Радик Муллахмәт улы Әгерҗе районында кул сугышы башлангычында торды, Татарстан Республикасында тармак үсешенә зур өлеш кертте.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Радик Муллахмәт улы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.