Яр Чаллының «Прибрежный» паркында «сәламәтлек җиңел адым – 2019» дигән скандинавия йөреше ачык шәһәр фестивале уза. Катнашучыларны сәламләргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм башкалар килгән иде.
«Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге «Сәламәтлек җиңел адым» проекты белән «Президент грантлары Фонды»бөтенроссия конкурсында 300 мең сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге проект кысаларында 200 Чаллы кешесе скандинавия йөреше техникасына теоретик һәм практик өйрәтү узды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев скандинавия йөреше фестивалендә катнашучыларны җылы сәламләде: «Бүген монда бик позитив кешеләр җыелган. Яшь булуына карамастан, өлкән буын вәкилләре матур һава торышына, бер-берсе белән очрашуга сөенергә килделәр. Йөрү, шул исәптән скандинавия йөреше теләсә кайсы кеше өчен бик файдалы. Медицинага гына төшү-перспективасыз эш. Һәр кешенең язмышы үз кулында, ул үз сәламәтлеге турында уйласа,» – диде ул һәм барысына да яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек теләде.
«Катнашучыларның күбесе-өлкән буын кешеләре. КАМАЗ төзегән кешеләр шәһәрне булдырганнар. Без бирегә Татарстан Республикасының 20дән артык район һәм шәһәре вәкилләрен чакыра алдык. Пенсионерлар берлегенә, Безнең Татарстан бүлекчәсенә, Любовь Николаевна Мишинага, аның командасына безнең белән бергә булганнары, тармак юнәлешләре буенча әлеге фестивальне җыеп, оештыра алганнары өчен рәхмәтлемен. Ул традицион булыр дип уйлыйм. Бу да бик мөһим. Яр Чаллы шәһәрендә яхшы традиция үсеп китәр дип өметләнәбез», - дип өстәде шәһәр башлыгы һәм үзе дә көненә 10-15 мең адым узуын әйтте.
Бүген стартка 1000ләп катнашучы чыкты. Анда берничә дистанция тәкъдим ителде: 5 км – «сәламәтлек маршы», 3 км – «озынлыкка адым» һәм 1 км – «Яшел маршрут». Старт алдыннан барлык теләүчеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс оештырылды. Яр Чаллыда танылган табиб-педиатр Александр Зотов әлеге спорт төренең өстенлекләре турында сөйләде, техниканы һәм алымнарны күрсәтте.
Фестиваль мәйданчыгында бушлай туклану һәм таякларны прокатка алу пунктлары оештырылган. Моннан тыш, катнашучылар сәламәтлек торышын тикшерә алдылар.