Актаныш районында «Авыл яшьләре» җәйге авыл спорт уеннары старт алды

2019 елның 13 сентябре, җомга

13 сентябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актанышта «Авыл яшьләре»җәйге авыл спорт уеннарының финалын ачты.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Авыл яшьләре» XI җәйге авыл спорт уеннары Актанышта 10 сентябрьдә башланды, аларда республиканың 43 районыннан 1500 кеше катнаша.

Актаныш районының Сабантуй мәйданында тантаналы ачылыш театральләштерелгән чыгыш белән башланып китте. Республикадан килгән һәр команда мәйдан уртасында мактаулы урын алды. Вице-премьер Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Энгель Фәттаховны актанышлылар быелгы уңыштан пешерелгән икмәк, шулай ук Актаныш чәк-чәге белән каршы алдылар.

«Авыл яшьләре» спорт уеннарын без Актанышта кабул итәбез. Бу безнең өчен зур җаваплылык та, мөмкинлекләребезгә ышаныч та. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгына, ТР Спорт министрлыгына, республика җитәкчелегенә рәхмәт. Без бу ярышны үзебездә үткәрергә күптән хыялландык. Матди-техник базаны ныгыттылар, республиканың 43 районыннан командалар яшәү өчен мөмкинлекләр тудырдылар. Без сезне Актанышта күрүебезгә шатбыз, хөрмәтле кунаклар», - дип сәламләде авыл уеннары кунакларын Энгель Фәттахов.

«Шушы көннәрдә Актаныш игенчеләре урып-җыюны төгәлли. Гектардан уртача 40 центнер уңыш үстереп, сез «Актаныш игенчесе» дигән мактаулы исемне яңадан акладыгыз. Зур эш башкарылды. «Авыл яшьләре» спорт уеннары да зур оешканлык белән кабул ителде. Ачылу тантанасында без тагын бер кат Актанышның милли сәнгатьнең, гореф - гадәтләрнең башы булуын күрдек. Бу бәйрәмгә республика шулай ук яхшы уңышлар белән килә. Урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Без 4 миллион 200 мең тонна икмәк җыя алдык», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов һәм спорт уеннарына старт бирде, катнашучыларга уңышлар теләде.

«Бу ярышлар бирегә килгән һәр катнашучы, авыл хезмәтчәннәре хәтерендә мәңгегә калачак. Бәйрәм белән, кадерле дуслар», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International