19-21 сентябрьдә Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Саба, Алабуга һәм Сарманнан 300 дән артык спортчы катнашачак.
Чемпионат «Акчарлак» йөзү бассейнында (Кол Гали ур., 13а) узачак. Ярышларны ачу тантанасы 19 сентябрьдә 9: 45 сәгатьтә була. Ярышлар сәгать 10да башлана.