Ярышлар Калининградта узды.
20-21 октябрь көннәрендә Калининградның «Янтарный» спорт сараенда волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогының «Дүртлек финалы» узды. Ярышларда Казан, Одинцово, Чиләбе командалары, шулай ук «локомотив»мәйдан хуҗабикәләре катнашты. Татарстан данын турнирда «Динамо-Казан-УОР» командасы яклады.
Хатын – кызлар командасы составында Казан олимпия резервы училищесы вәкилләре Татьяна Кадочкина, Елизавета, Кочурина, Арина Федоровцева, Татьяна Симанихина (барысы да-«Динамо-Казанның төп составы), Елизавета Попова, Светлана Гатина, Дарья Заманская, Татьяна Костина, Влада Кривоногова, Елизавета Лялина, Елизавета Павлова, Милина Рәхмәтуллина һәм Варвара Сергеева бар. Безнең волейболчылар тренер Юлия Бубнова җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.
Ярымфиналда Казан командасы «Подмосковье» ны җиңде» (3:0, 25:23, 25:15, 25:19), ә финалда «Локомотив» хуҗабикәләренә өмет калдырмады» - 3:0 (25:20, 25:19, 25:16).
Яшьләр лигасы Кубогы - 2019/2020:
1 урын-Динамо-УОР (Казан);
2 урын-Локомотив (Калининград);
3 урын-Динамо-Метар (Чиләбе).
Яшьләр лигасы Кубогының символик җыелмасы:
Иң яхшы диагональ диагональ: Арина Федоровцева (Динамо-Казан)
Иң яхшы бәйләүче: Дарья Рысева (Локомотив)
Иң яхшы уйнаучылар: Татьяна Кадочкина (Динамо-Казан), Екатерина Гатина (Локомотив))
Иң яхшы блоклаучылар: Елизавета Кочурина (Динамо-Казан), Юлия Бровкина (Локомотив)
Иң яхшы либеро: Екатерина Дороничева (Динамо-Метар)
MVP: Татьяна Кадочкина (Динамо-Казан)