Татарстан Республикасы чаңгы җыелма командасы әгъзалары Көнчыгыш Европа континенталь Кубогында көрәшне дәвам итәләр.
FIS ярышларының чираттагы этабында катнашу өчен 11 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Щучинскида (Казахстан) спортчылар Христина Мацокина, Мария Давыденкова, Жанна Муравьева, Диләрә Сабирҗанова, Алена Мельникова, Ольга Сергеева, Лали Кварацхелия, Светлана Кузнецова, Артем Николаев, Евгений Вахрушев, Денис Филимонов, Андрей Феллер, Валерий Гонтарь, Нияз Таипов килделәр.
Бүген чаңгычылар спринтта ярышты. Нәтиҗәдә беренче медальне Христина Мацокина яулады. Ул спринтер ярышында өченче булды. Иртәгә ярышлар классик стильдә индивидуаль узышлар белән дәвам итәчәк. Хатын-кызлар 5 километрда чыгыш ясаячак. Ир - атлар-10га.
Ә 14 ноябрьдә программада ирекле стильдә шәхси узыш каралган.