Кичә фин тигезлегендә FIS категориясендәге чаңгы турниры старт алды.
Беренче көнне спортчылар 10 һәм 15 км га ирекле стиль белән индивидуаль узышуда көч сынаштылар. 10 км дистанциядә Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Анна Нечаевская өченче урынны яулады.
Җиңүне Чех кызы Катерина Разымова яулады, икенче урында Тереза Штадлобер (Австрия).