27-30 ноябрь көннәрендә Нурсолтан шәһәрендә (Казахстан Республикасы) билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге ярышлары узды, ул 21 илдән 270 тән артык спортчыны берләштерде. Турнирда 20 яшькә кадәрге көрәшчеләр катнашты.
Турнирда төрле дәрәҗәдәге 8 медаль: 1 «алтын», 1 «көмеш» һәм 6 «бронза»яулаган Татарстан Республикасы вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.
75 кг. га кадәр авырлыктагы ярышларда Тукай районы егете Илназ Рамазанов җиңүче булды, 48 кг. га кадәр авырлыктагы Регина Нуретдинова (Әлки районы) - икенче.
Гүзәлия Гыйниятуллина (52 кг.га кадәр, Теләче районы), Динара Мөбәрәкова (58 кг. га кадәр, Яр Чаллы), Виктория Малыгина (76 кг. нан артык, Казан), Алексей Абрамов (62 кг. га кадәр, Әлмәт), Роман Волков (82 кг. га кадәр, Менделеевск) һәм Руслан Нуртдинов (100 кг. нан артык, Алексеевск районы) активында бронза медальләр.