18 декабрь көнне Лиллехаммерда (Норвегия) терәк-хәрәкәт авыруы булган затлар арасында чаңгы узышлары һәм биатлон буенча Дөнья Кубогының I этабы ярышлары узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнегулов катнашты.
Россия җыелма командасына керүче Татарстан паралимпиячеләре старт нәтиҗәләре буенча җиде медаль яулады.
Рушан Миңнегулов чаңгы ярышларында ике алтын медаль (ир-атлар LW 2-8, 15 км ирекле стиль һәм ачык эстафета), бер көмеш (ир-атлар LW 2-8, классик стиль белән кыска дистанция) һәм бронза (ир-атлар LW 2-8, классик стиль белән спринт) яулады.
Марта Зәйнуллина катнаш чаңгы эстафетасында җиңде һәм биатлон (хатын-кызлар LW 10-12, 12,5 км һәм LW 10-12, спринт) буенча ике бронза медаль яулады.
LW 2-8-терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар, аягүрә басып ярышалар; LW 10-12-терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар, утырып ярышалар.