Казан «Олимпия өметләре» дигән тимераякта узышу спорты буенча турнир кабул итәчәк

2019 елның 21 декабре, шимбә

23-25 декабрьдә «Хезмәт резервлары» стадионында тимераякта узышу буенча «Олимпия өметләре»турниры узачак.

Спортчылар биш яшь төркемендә көч сынашачак: 2000-2002 елгы, 2002-2004 елгы, 2004-2006 елгы, 2006-2008 елгы, 2008-2010 елгы.

Ярышларда Ульяновск, Чебоксар, Яңа Чабаксар, Муром, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Саратов, Кайбыч һәм Казаннан 200дән артык спортчы катнашачак. Вахитов районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең осталыкларын һәм әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәчәк.

Ярышларны ачу 24 декабрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Турнирның барлык җиңүчеләре һәм призерлары медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International