Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге старт ала

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

25-29 декабрь көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә (Зәй шәһәре) 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узачак.

Ел саен үткәрелә торган ярышларда республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100дән артык спортчы катнаша. Ярышлар программасына ирекле һәм классик стильдә шәхси ярышлар, спринт, эстафеталар кертелгән. Ярышларның беренче көнендә яшь спортчылар арасында 10/15 чакрымга классик стиль белән шәхси ярышу, икенче көнне ирекле стиль белән спринт.

Программаның һәр төрендә призерлар Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе медальләре һәм дипломнары белән бүләкләнә.Программаның һәр төрендә I урын алган җиңүче спортчыларның тренерлары Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе дипломнары белән бүләкләнә.

Команда беренчелегендә призерлар шәһәр һәм авыл районнары арасында аерым билгеләнә, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе кубоклары һәм дипломнары белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International