Татарстан чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабын кабул итә

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зәйдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабын ачу тантанасы узды. Дәрәҗәле Бөтенроссия ярышлары республикада беренче тапкыр уздырыла.

Ярышларда 38 команда – Россия Федерациясенең 36 субъектыннан, Беларусь Республикасыннан һәм Бөекбританиядән 250 дән артык спортчы катнаша. Трибуналарда тамашачыларны кызыклы ярышлар көтә, ә яшь чаңгычыларны-балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучыларын – дәресләр һәм мастер-класслар.

Ачылыш тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Азат Мәҗитов, совет чаңгычы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Николай Зимятов, чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Иванов, Россия җыелма командаларының әйдәп баручы белгече, менеджеры Михаил Богданов, ТР Спорт әзерлеге үзәгенең Кышкы спорт төрләре бүлеге башлыгы Любовь Королева катнашты.

Ачылу тантанасында Светлана Кузнецовага «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән исем бирү турында игълан ителде һәм тантаналы рәвештә тиешле бүләк тапшырылды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 40 тан артык чаңгычысы катнаша.

Россия кубогының чираттагы этабында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында индивидуаль узышта, шулай ук ирекле стиль белән спринтта, 10/15км классик стиль белән персьютта медальләр уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International