Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы этабының беренче көне нәтиҗәләре

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зәйдә ярышлар кысаларында беренче ярышлар узды.

9 гыйнварда Зәйдә «Ялта-Зәй» спорт комплексында Россия Кубогының өченче этабы старт алды. Ярышларның беренче көнендә спортчылар ирекле стиль белән спринтта ярыштылар.

Хатын-кызлар арасында Анна Грухвина (Төмән өлкәсе) җиңде, икенче – Ольга Кучерук (Төмән өлкәсе), өченче-Лилия Васильева (Удмуртия).

Ир – атлар арасында Алексей Червоткин (Мәскәү) җиңде, икенче – Илья Семиков (Коми Республикасы), өченче-Андрей Феллер (Татарстан Республикасы).

«Татарстан беренче тапкыр Россия Кубогы этабын үз җирендә кабул итә, гәрчә Татарстан җыелма командасы ике тапкыр Россия Кубогына ия булса да. Һәм бүген безнең бурыч - бу югары исемне саклап калу, өч тапкыр Россия Кубогына ия булу. Моның өчен бөтен шартлар һәм мөмкинлекләр бар», - дип билгеләп үтте РФ Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International