Казан теннис буенча халыкара турнир кабул итәчәк

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Tatarstan Winter Cup 2020 Казан теннис академиясе кортларында узачак.

20-26 гыйнварда Казан теннис академиясе кортларында Tatarstan Winter Cup 2020 халыкара теннис турниры узачак.

Профессиональ турнирда җиңү өчен 10нан артык ил вәкилләре көрәшәчәк. Татарстан Республикасы җыелма командасыннан 8 спортчы – Екатерина Яшина, Елизавета Коклина, Елизавета Дементьева, Дана Шакирова, Тимур Кыямов, Сергей Болотов һәм Рүзәл Фәтхуллин катнаша.

Татарстан теннисчыларыннан тыш, Казан кортларында Иван Гахов, Евгений Тюрнев, Константин Кравчук, Валентина Ивахненко, Валерия Савиных, Анастасия Гасанова уйнаячак.

Быел хатын-кызлар өчен приз фонды 25 000 доллар, ир-атлар өчен 15 000 доллар тәшкил итәчәк.

Финал уеннары 25 һәм 26 гыйнварга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International