Татарстан чаңгычылары – Бөтенроссия ярышлары призерлары

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яшүсмерләр Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә стартларда уңышлы чыгыш ясадылар.

Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Денис Филимонов 21-23 яшьлек яшүсмерләр арасында Бөтенроссия ярышларында алтын медаль яулады. Ярышлар 21-26 гыйнварда Киров өлкәсенең Киров-Чепецк шәһәрендә (Киров өлкәсе) «Перекоп»чаңгы-биатлон комплексында узды.

21 һәм 22 гыйнварда яшүсмерләр ирекле стиль белән спринтта көч сынаштылар. Әлеге ярышлар 2020 елның 28 февраленнән 8 мартына кадәр Обервизенталь шәһәрендә (Германия) узачак юниорлар арасында дөнья беренчелегенә сайлап алу ярышлары булып тора.

Шул ук вакытта Галина Кулакова исемендәге спорт комплексында (Ижау шәһәре) Россия укучыларының X кышкы Спартакиадасының II этабы уза. 17-18 яшьлек кызлар арасында ирекле стиль белән спринтта Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары буенча җыелма командасы әгъзасы Диана Федюшина көмеш медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International