«Динамо-Казан» волейболчылары ЕКВ Кубогында уңышлы чыгыш ясадылар

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

«Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы ЕКВ Кубогының беренче матчында җиңде. Үз кырында Италиянең «Саугелла» командасы белән очрашу 3:0 исәбе белән тәмамланды. Узган ел көндәшләр ЕКВ чакыру Кубогын отты, шуңа күрә Казан командасының бүгенге көндәге көндәше бик катлаулы булды.

5 февральдә җавап матчы Италиянең Монца шәһәрендә «Саугеллы» янында узачак.

«Динамо-Казан» (Россия) — «Саугелла» (Италия) — 3:0 (25:23; 25:13; 25:19).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International