Ярышлар Киров өлкәсендә старт алды.
28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты уза. Ярышларның беренче көнендә ир-атларга-15 километрга, хатын-кызларга 10 километрга ирекле стиль белән узышу каралган иде.
Ир – атлар арасында узышта татарстанлылар исәбендә ике медаль: икенче урында-Сергей Ардашев, өченчедә-Алмаз Таипов.
Хатын-кызлар арасында узышта Татарстан өчен бөтен пьедестал бар. Беренче урынны Диләрә Сабирҗанова һәм Алия Иксанова, Эльмира Гаянова бүлеште.