30 апрельдән 2 майга кадәр Мәскәү астындагы Одинцовода спорт акробатикасы буенча халыкара ярышлар — СССРның атказанган тренеры Владимир Гургенидзе Кубогы узды. Турнирда 8 илдән һәм Россиянең 21 төбәгеннән 500 гә якын спортчы катнашты.
Катнашучыларның географиясенә Кыргызстан, Азербайджәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Молдова, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясе вәкилләре кергән. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан һәм Чаллы спортчылары катнашты.
«Тройка» дисциплинасында алтын медальне 13-19 яшьлекләр төркемендә Казаннан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Эмилия Клименко, Дарья Ардашева һәм Сәида Насыйбуллина яулады.
«Хатын-кыз парлары» дисциплинасында Яр Чаллы вәкилләре Сафина Заманова һәм Софья Фирстова көмеш призер булдылар.
Спортчыларны тренерлар Эльмира Абусева, Регина Сухина, Алинә Ибәтуллина, Татьяна Варенова һәм Наилә Гатауллина Әзерләде.