«Зенит-Казан» үз мәйданында Чемпионнар лигасы кысаларында Бельгиянең «Греньярд» командасын 3:0 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле казанлылар плей-оффка чыгу мөмкинлеген саклап калды.
Искәртеп узабыз, нәкъ менә Бельгиядә «Зенит» Чемпионнар лигасында старт алды, ул ике откан сеттан соң 2:3 исәбенә «Греньярд» ка оттырды. Аннары Төркиядә аутсайдерны «Халкбанк» ны (3:1) һәм Польшаның «Ястшембски»командасын үз кырында оттыру (2:3) бик киеренке булды. Шуңа күрә бүген казанлыларның хатасы юк иде.
«Зенит-Казан» (Казан, Россия) — «Греньярд» (Маасейк, Бельгия) — 3:0 (25:14, 25:10, 25:22). Иң нәтиҗәлеләре: Нгапет (16), Соколов (16), Михайлов (12) — Нильсен (11), Маан (9).
Хәзер активта ике җиңелү, төркемдә икенче урын алды. Киләсе турда 12 февральдә Польшада казанлылар «Ястшембски» белән уйнаячак. Ә Россия чемпионаты кысаларында 1 февральдә «Зенит-Казан» «Белогорье» клубын кабул итәчәк.