Татарстанда 2020 елда ГТО нормаларын тапшыру өчен 9 мәйданчык төзеләчәк. 2023 елга Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк.
Шулай ук 2020 елда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Универсаль спорт залы, Әлмәттә һәм Аксубайда 2 футбол кыры төзеләчәк.
Казанда «Тасма» стадионында йөгереш юлларының капламы алмаштырылачак.
Яр Чаллыда боз сарае төзелеше башлана һәм ябык йөзү сарае төзелеп бетәчәк.
Моннан тыш, республика хоккей мәктәпләре яңа боз катыру машиналары, җиһазлар һәм инвентарь алачак. Төзелеш «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында планлаштырылган.
Тагын бер спорт объекты республикада Муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында төзеләчәк.