Дарья Белова сноубордта Россия спартакиадасы финалында бронза медаль яулады

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Красноярскида Россия укучыларының X кышкы Спартакиадасы башланды.

9-17 февральдә Красноярскида «Сопка» күп функцияле спорт комплексы базасында Россия укучыларының сноуборд буенча X кышкы спартакиадасы ярышлары уза.

11 февральдә параллель слом-гигантта яшь спортчылар ярышлары узды, алар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы вәкиле Дарья Белова пьедесталга күтәрелде. Көмеш Варвара Артюховага (Мәскәү өлкәсе), алтын медаль Валерия Сташульга (Красноярск) эләкте.

Россия укучыларының X кышкы Спартакиадасы ачылган көнне ярышларның беренче җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Аларны РФ спорт министры Олег Матыцин, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм Сочидагы Олимпия уеннарының көмеш призеры, сноуборд-кросс буенча дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе һәм призеры Николай Олюнин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International