Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

14-16 февраль көннәрендә Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә инде традициягә әйләнгән чаңгы ярышлары узды. Бу чемпионат спортчылар арасында сезонның төп турнирларының берсе булып тора. Ярышларда республиканың 13 шәһәреннән һәм районыннан 110 спортчы катнашты. Ярышлар программаның ике төрен үз эченә алды: 15 февральдә спортчылар ирекле стиль белән спринтта көч сынаштылар, ә 16 февральдә узышчылар классик стиль белән команда спринтында көч сынаштылар.

Ярышларның беренче көне шундый нәтиҗә белән тәмамланды. Ир-атлар арасында: 1 урын-Райнур Дәүләтшин (Сарман районы); 2 урын - Илья Камаев (Яшел Үзән); 3 урын-Антон Лаврентьев (Минзәлә). Хатын-кызлар арасында: 1 урын-Мельникова Алена (Яшел Үзән);2 урын-Альбина Вәлиәхмәтова (Зәй); 3 урын-Жанна Муравьева (Яр Чаллы).

Команда беренчелеге өчен 13 команда көч сынашты. Шәһәр оешмалары арасында беренче урынны Яр Чаллы шәһәре командасы алды, икенче урынны Зәй спортчылары яулады, ә өченче урынны Түбән Кама шәһәре спортчылары яулады.

Авыл спорт оешмалары арасында беренче урынны Сарман районы командасы алды, икенче урынны Балтач районы спортчылары яулады, Ютазы районы чаңгычылары командасы өченче урынны алды.

Программаның шәхси төрләрендә һәм команда спринтында призлы (1,2,3) урыннар алган катнашучылар истәлекле кубоклар, медальләр һәм тиешле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International