24 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Прибрежный» паркында XIX традицион Кама чаңгы марафоны узды. Быел Кама чаңгы марафоны Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Евгений Моргачев призына үткәрелде.
Стартка Марий Эл, Башкортстан, Киров өлкәсе, Удмуртиядән 400дән артык чаңгычы, шулай ук республика районнары һәм шәһәрләре спортчылары чыкты. Катнашучыларга дистанцияне 5тән 50 километрга кадәр үтәргә кирәк иде.
Катнашучыларны ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, шулай ук Чаллы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе спонсорлары сәламләде.
Ир – атлар арасында марафон дистанциясендә (50 километр) иң яхшы вакытны Чаллыдан Виктор Семенов күрсәтте-2 сәгать 10 минут һәм 3 секунд. Ул Удмуртиядән берьюлы өч көндәшен бер секундка гына узып китте. Хатын-кызлар арасында 30 километрга тизрәк Чаллы кызы Жанна Муравьева үтте. Ул дистанцияне 1 сәгать 27 минут һәм 53 секундта узды.