Татарстан җыелма командасы команда зачетында алда бара.
Бу көннәрдә Архангельск өлкәсенең «Малиновка» чаңгы спорты үзәгендә узган чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финалында Татарстан Республикасы спортчылары уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә. Ил кубогы финалына барлыгы 150дән артык спортчы килде.
15 км га скиатлон буенча ярышларның йомгаклау көнендә бронза медальне ТР җыелма командасы әгъзасы Лали Кварацхелия яулады (0: 44: 52.2).