Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының III турында җиңүчеләр билгеле булды

2020 елның 7 марты, шимбә

СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанда физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен оештыручы (XX гасырның 30-40 нчы еллары) в.А. Бекасов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының III туры тәмамланды.

Быел Җиңү өчен республиканың 17 шәһәреннән һәм районыннан 100дән артык спортчы көрәште.

Шәһәр оешмалары арасында команда беренчелегендә беренче урынны – Зәй, икенче урынны – Яр Чаллы, өченче урында-Казан.

Авыл спорт оешмалары арасында беренче урынны Ютазы районы алды, Сарман спортчылары – икенче, Кукмара районы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International