Истанбулда (Төркия) 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Европа Кубогы узды.анда 27 илдән 500 дән артык спортчы катнашты. Россия җыелма командасы 22 медаль яулады. Призерлар арасында Татарстан вәкиле Илья Симонов та бар иде.
Йомгаклау бәйгесендә Симонова россияле Ярослав Бунаковка каршы чыгыш ясады. Көндәшен җиңеп, Илья 81 кг га кадәр авырлык үлчәмендә җиңүче булды.