Ярышлар Ленинград өлкәсендә узды.
29 февральдән 9 мартка кадәр Ленинград өлкәсенең Выборг районы Рощино бистәсендә рус шашкалары буенча Россия беренчелеге ярышлары узды. Спортчылар берничә яшь категориясендә көч сынашты.
Ярышларда Татарстан Республикасы вәкиле Шамил Гаязов уңышлы чыгыш ясады. Безнең спортчы 27 яшькә кадәрге яшьләр арасында Россия беренчелегендә җиңүче булды. Гаязов исәбендә-тиз уенда «алтын» һәм блицта «бронза». Тренер-Ф. Х.Шәйдуллин.