12 алтын Татарстанда калды

2012 елның 11 декабре, сишәмбе

Әлегә исә Татарстан егет­ләренә тиңнәр юк. Быелгы чемпионатка Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы җыелды. Безнекеләр 17 үлчәү категориясенең 12сендә чемпион калды. Былтыр Уфада узган ярыштан, мәсәлән, якташларыбыз 10 алтын алып кайткан иде. Ә быел өлкәннәр арасында Татарстан егетләре Нәфис Миңнебаев (60 кг), Айдар Нәҗмиев (65кг), Руслан Нургалиев (70кг), Ринат Хәй­ретдинов (80кг), Ришат Гайнетдинов (85 кг), Раил Нургалиев (90 кг), Лениз Абдуллин (100 кг) беренче урынны алдылар. Авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Илдар Аббасов икенче калды, ә Илгиз Әх­мәтгалиев (75кг) өченче урынны алды. Башкортсан вә­кил­ләре арасыннан алтын медаль яулаган бердәнбер спортчы булып Альберт Рәхмәтуллин танылды. Шул ук вакытта Аббасовтан өстен чыгып, Ульян командасы составында алтын откан Сергей Павликны да республика ярышларында Лаеш өчен чыгыш ясаганын әйтми мөмкин түгел. Үсмерләр бәйгесендә исә чемпион исемнәрен без­некеләрдән Илназ Дәүләтшин (50 кг), Марат Купкенов (55 кг), Артур Җиһаншин (60кг), Искәндәр Мортазин (65кг) һәм Азат Кавиев яулады, Айнур Нәҗмиев (70кг) икенче урынны алды. Башкортстан егет­ләре исә өч алтын медаль отты. Алардан тыш, ярыш­ларның призерлары исем­легенә Мари Иле, Удмуртия, Чуашия, Хакасия, Тыва республикалары, ХМАО, Төмән, Пермь, Ульян, Са­мара, Киров, Владимир, Чи­ләбе, Волгоград, Иваново, Томск, Оренбург, Пенза өл­кәләре вә­кил­ләре дә керде.  Җиңү­челәргә исә яхшы гына бүләкләр дә эләкте. Әйтик, өлкәннәр арасында беренче урынны алган батырларга 35әр мең сум күләмендә премия бирделәр. Икенче урынны алучылар – 25, өченчедә калучылар – 20, дүртенче булучылар 10ар мең сум акча алды. Үсмерләр арасындагы җиңүчеләргә 20, 15, 10 һәм 5әр мең сумлык пре­мияләр тапшырдылар. Командалар арасында исә өлкәннәр арасында да, үсмерләр ярышында да Татарстан егетләре беренче урынны алды. Башкортстан көрәшчеләре ике ка­те­гориядә дә икенче булды. Өченче урын өлкәннәр ярышында – Пермь, яшьләр бәйгесендә исә ХМАО спортчыларына эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International