Җиде ел эчендә бөтен республика буенча 992 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
16 апрельдә ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «мәгариф оешмаларының спорт инфраструктурасын үстерү һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының 12.04.2009 елдагы 11 номерлы Карарында бәян ителгән тәкъдимнәрне үтәү турында»доклад белән чыгыш ясады.
«Бүгенге көндә Татарстанда физик культура һәм спорт белән даими рәвештә халыкның яртысы диярлек шөгыльләнә. Безнең бурыч, Россия Президенты Указы нигезендә, 2024 елга спортка 2 миллионнан артык татарстанлы җәлеп итү. Республика ил (39%) һәм Идел буе федераль округы (41%) буенча уртача күрсәткечләрдән шактый алда бара, шулай ук авыл һәм икътисадый актив халыкны спортка җәлеп итү күрсәткече буенча округта лидерларның берсе булып тора.
Алмаз Минвазыйх улы сүзләренә караганда, моңа Татарстанда соңгы елларда формалашкан спорт инфраструктурасы ярдәм итә.
«Без һәр районны һәм шәһәрне заманча югары технологияле спорт объекты белән тәэмин итәргә тырышабыз. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2020-2024 елларга Татарстан Республикасында спорт объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы бюджетыннан ел саен 500,0 млн. сум күләмендә финанслау күләме белән килешүе республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшырту эшендә 2019 елның мөһим нәтиҗәсе булды.
Әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә республиканың 35 мең баласы түләүле һәм түләүсез төркемнәрдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшырачак, моннан тыш, көн саен ремонтланган объектларга 70 меңгә якын кеше йөри алачак.
2020 елда Татарстан Республикасында спорт объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 19 объект ремонтланачак һәм 1 боз сарае өчен технологик җиһаз сатып алыначак», - дип билгеләп үтте Мингулов
Моннан тыш, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 2013 елдан Татарстанда яшәү һәм уку урыннары буенча ерак түгел урнашкан универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Бу елларда республикада 992 спорт мәйданчыгы (шул исәптән 40 хоккей тартмасы) һәм 35 блоклы модульле чаңгы базасы төзелде.
«2020 елга план-85 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 чаңгы базасы һәм мини - футбол кыры булган 1 ябык футбол манежы, шул исәптән 51 универсаль спорт мәйданчыгы-гомуми белем бирү мәктәпләре территориясендә төзү.
Моннан тыш, быел Казан педагогика көллияте территориясендә өч универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла – мини-футбол уеннары өчен мәйданчык, баскетбол/волейбол өчен мәйданчык һәм тренажерлар өчен мәйданчык.