Татарстанда «Яшел фитнес»проектының профессиональ спорт тренерлары катнашында бушлай онлайн-тренировкалар дәвам итә. Дәресләр проектның социаль челтәрләрендә турыдан-туры эфирлар форматында уза, теләгән һәркем аларга кушыла ала.
27 апрельдән 2 майга кадәр актив ялны яратучылар өчен гимнастика, йога, калланетика, стретчинг буенча 25 тән артык тренировка, түгәрәк, интерваль тренировкалар, шулай ук лекцияләр үткәреләчәк.
Шулай итеп, бүген, 27 апрельдә, 11.00 сәгатьтә Full body тренировкасы узачак, 15.00 сәгатьтә – бөтен тән чабышы, ә 19.15 сәгатьтә – Айенгар йогасы.
28 апрельдә күнегүләр 8.00 сәгатьтә башлана-бу вакытта сулыш гимнастикасы һәм калланетика буенча дәрес узачак. 10.00 сәгатьтә түгәрәк күнегүләр башлана. 12.00 сәгатьтә сулыш алу практикаларына багышланган лекция булачак. Кичәне функциональ тренировкалар төгәлләячәк, дәресләр 19.00 сәгатьтә башлана.
Онлайн-дәресләр расписаниесе белән атна буена проектның социаль челтәрләрендә яки #яшел фитнес хештегы буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Яшел фитнес» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үз эшчәнлеген алып бара. Социаль-спорт хәрәкәте сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.