Татарстанлылар шашка буенча бөтенроссия онлайн-турнирында уңышлы чыгыш ясадылар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

14 май платформада playok.com рус шашкасы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ачык бөтенроссия онлайн-турниры булып узды.

Ярышларда Кырым Республикасы, Самара өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Севастополь, Калуга өлкәсе, Татарстан Республикасы шашкачылары, шулай ук Белоруссия шашкачылары катнашты.

Шахмат, шашка, Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары, тренер В.Храменков шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар. Спорт мастерлыгына Кандидат Ләйсән Насыйбуллина хатын-кызлар арасында җиңүче булды, ә беренче разрядлы Эвелина Сөләйманова 3 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International