Дарья Шонина - рус шашкалары буенча Бөтенроссия турниры җиңүчесе

2020 елның 26 мае, сишәмбе

19 майда спорт мастерлыгына кандидат А. В. Скребнев истәлегенә багышланган рус шашкалары буенча Бөтенроссия турниры булды.

Ярышларда Самара, Иркутск, Ростов, Рязань өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан, Карелиядән һәм илнең башка төбәкләреннән 84 спортчы катнашты.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Казаннан спорт мастерлыгына кандидат Дарья Шонина (тренеры Шәйдуллов ф.Х.) яулады, икенче урынны спорт мастерлыгына кандидат Анастасия Золотова (Шахта шәһәре), өченче урынны спорт мастерлыгына кандидат Ульяна Батаева (Самара шәһәре) яулады.

Ир-атлар арасында беренче урынны спорт мастеры Денис Филатов (Иркутск шәһәре) алды, икенче урында спорт мастерлыгына кандидат Олег Павлов (Нурлат шәһәре), өченчедә-спорт мастеры Рим Ишмәтов (Уфа шәһәре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International