Татарстанда Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбенең 45 еллыгына багышланган шахмат турниры дәвам итә

2020 елның 5 июне, җомга

Ярышлар онлайн режимда уза.

5 июнь көнне lichess сайтында шахмат буенча Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Республика балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбенең 45 еллыгына багышланган республика турнирының 2 этабы узды. Турнир Швейцария системасы буенча 9 турда 3 минут +2 секунд вакыт контроле астында узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән 50гә якын шахматчы катнашты.

2002 елгы һәм яшьрәк категориядә Егор Бирюков (Яшел Үзән) җиңде, икенче урында – Кирилл Ковалев (Әлмәт), өченче урында-Әмир Исмәгыйлев (Казан).

2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Булат Ибраһимов (Бөгелмә) иң яхшысы булды, Зарина Әминова (Түбән Кама) – икенче, Азат Хәкимов (Казан) - өченче.

2010 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Илнур Мәхмүтов иң яхшысы булды, икенче урында – Роман Ишматов, өченчедә-Әхәт Кәлимуллин (барысы да Казаннан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International