Татарстан спортчысы Илнур Закарин Кипрда узган Cycling Challenge «0-2000» тау велоузышында җиңү яулады.
Илнур 1 сәгать 35 минут һәм 7 секунд вакыт күрсәтте. Ярышларда Россия, Кипр, Болгария, Бөекбритания, Италия, Мексика, АКШ, Украина һәм Швециядән 150 узышчы катнашты.
Ярышлар тамашачылар барында узды.