Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә булды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2 июльдә Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ММЧ вәкилләре, спортчылар һәм тренерлар белән судагы күнегүләрне яңарту турында сөйләште. Очрашуда спортчыларны ярышларга әзерләү өчен тудырылган шартларга аерым игътибар бирелде.

"Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә ел әйләнәсендә тренировкалар бара. Спортчыларның яшәү һәм туклану өчен менә дигән шартлар тудырылган. Территориядә спортның уен төрләре өчен зал, бассейн һәм медицина үзәге бар", - дип сөйләде спорт объекты инфраструктурасы турында Хәлил Шәйхетдинов.

Хәзерге вакытта Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы, академик ишү һәм байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командаларының тренировка җыеннары уза. Академик ишү буенча яшьләр җыелма командасы Германиядә узачак 23 яшькәчә булган Европа беренчелегенә әзерләнә.

"Тәҗрибә алмашу бик мөһим роль уйный. Бүгенге көндә төп җыелма команда спортчылары үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар", - дип өстәде Хәлил Шәйхетдинов.

Күнегүләрне яңадан торгызуның мәҗбүри шарты булып санитар-гигиеник нормаларны һәм дистанцияне үтәү тора-шөгыльләнүчеләр бер-берсеннән кимендә 5 метр ераклыкта булганда, күнегүләрне оештыру мөмкин. Шул ук вакытта бинада бер үк вакытта булган кешеләр саны аның күләме һәм әлеге дистанцияне үтәүне исәпкә алып, анда урнашу мөмкинлеге белән билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International