Яр Чаллыда яңа спорт мәйданчыгы ачылды

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

5 августта Яр Чаллыда 17 нче гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, шәһәр Советы депутатлары Венера Туктарова һәм Габделхак Батюшов катнашты.

«Яр Чаллы-спорт шәһәре. Без алга таба да шундый объектлар төзергә ниятлибез. Спортта уңышлар телим. Без сезнең физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнүегез өчен барысын да эшлибез», - диде Наил Мәһдиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 17-нче номерлы мәктәп командасы волейбол буенча 6-8нче сыйныф кызлары арасында беренчелектә 1-нче урынны, 7-8-нче сыйныф укучылары һәм малайлар арасында баскетбол буенча 1-нче урынны алды. 2018/2019 уку елында мәктәп Яр Чаллы шәһәре Мэрының волейбол буенча Кубогына ия булды.

Шәһәр башлыгы спортчыларга яңа спорт җиңүләре теләде һәм баскетбол тупында үз автографын калдырды.

Быел Чаллыда биш спорт мәйданчыгы төзелде. Алар мәктәп территорияләрендә урнашкан№№ 3, 17, 23, 11, 22.

Объект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелде. Бу проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2013 елдан башлап Автошәһәрдә 86 спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Исегезгә төшерәбез, «Спорт-тормыш нормасы» программасы буенча июнь аенда Яр Чаллыда «Юбилейный» бассейны ачылды, ә җәй ахырына ябык боз сарае әзер булачак, ТР Президенты кушуы буенча монда ябык футбол манежы төзелә.

2013-2020 елларда Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 1119 спорт мәйданчыгы төзелде. 2020 елда программа ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International