2024 елның 11-23 июнендә Казанда узачак Брикс уеннарына инде 10 мең билет сатылган.
13 спорт төре буенча ярышларга билетлар 23 апрельдә сатыла башлады. Аларның бәясе 100 сумнан 300 сумга кадәр. Хәзер үк йөзү, спорт гимнастикасы, фехтование, синхрон йөзү, дзюдо, суга сикерү, бадминтон, каратэ, спорт көрәше, самбо, ушу, корэшу һәм билбау көрәше буенча ярышларга билетлар сатып алырга мөмкин.
«БРИКС Уеннары ярышларына зур кызыксыну күзәтәбез. Берничә көн эчендә без 10 мең билет билгесен үттек.
Шунысын да билгеләп үтәсем килә, 6-7 майда сатуга тагын берничә спорт төре буенча билетлар керәчәк. Алар арасында җиңел атлетика, нәфис гимнастика, пляж волейболы, баскетбол икебәйгесе, бокс, өстәл теннисы,ишкәк спорты, теннис, авыр атлетика.
Билет сатып алуны озакка сузмаска киңәш итәбез. Бигрәк тә хәзер аларны бик арзан бәядән сатып алырга мөмкин», - диде Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.
Искәртеп узабыз, Казандагы 2024 елгы БРИКС уеннарына билетларны Брикс Уеннарының рәсми сайтында яки турнирның рәсми партнеры сайтында сатып алырга мөмкин.