Татарстанда мотокросс буенча Россия чемпионаты һәм «Татарстан Кубогы» этабы узачак

2020 елның 7 августы, җомга

7-10 августта Тукай районы Әҗмәкәй авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «мотокросс буенча Татарстан Кубогы» һәм мотокросс буенча Россия чемпионаты этабы узачак. Шулай ук «Кубок һәм беренчелек Наиком Мотокросс» ярышлары һәм бөтенроссия һәм халыкара стартлар уздыру өчен трассаны ачу.

Ярышларны һәм трассаны ачу тантанасы 9 августта 12: 15 сәгатьтә узачак. Чарада ТР Спорт министры Владимир Леонов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Ефәк юлы «Ралли» проекты җитәкчесе, «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган предприятие директоры Владимир Чагин катнашачак.

Ярышларны уздыру кысаларында «Наиком Экстрим мотокросс» балалар спорт-техник клубы һәм бөтенроссия һәм халыкара стартлар уздыру өчен трасса ачу каралган. 6000 урынлык тамашачылар өчен трибуналы Трасса (1600 м) Россиядә бердәнбер. Трибуналар – трасса һәм тамашачылар өчен урыннар проектлаштыруда уникальлек булып тора, мотокросс яратучылар трассаның теләсә кайсы участогында һәр узышчыны күзәтә ала. Трасса Испания һәм Яңа Зеландиядән мотокросс буенча халыкара ярышлар уздыру өчен профессиональ спорт объектлары төзү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара экспертлар тарафыннан проектланды.

Татарстан халыкны спорт объектлары белән тәэмин итү буенча илдә алда бара. Спорт инфраструктурасын үстерү сәламәт яшәү рәвешенә «мода» формалаштыруга ярдәм итә, бу, үз чиратында, гомер озынлыгына тәэсир итә. 10 ел эчендә ул 4 елдан артык үсте һәм бүген 75 яшьтән артып китә. Бу Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч.

10 ел эчендә Татарстанда 1000нән артык спорт объекты төзелде. Бүген Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты эшли, шуларның 5 меңнән артыгы авылда эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International