Татарстан спортчысы бодибилдинг буенча «гран при столицы»Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

30-31 мартта Мәскәүдә бодибилдинг буенча Мәскәү Кубогының «Гран при столицы» Бөтенроссия ярышлары узды. Мәскәүдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 400гә якын иң көчле атлет чемпион исеме өчен ярышты.

Хатын - кызлар классик бодибилдинг категориясендә Татарстан Республикасы бодибилдинг Федерациясе спортчысы Фәридә Олешко җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International