Казанда Физкультурачылар көнен массакүләм спорт чаралары уздыру билгеләп үттеләр

2020 елның 8 августы, шимбә

8 августта Казанда Физкультурачылар көнен бәйрәм итү узды. Гадәттәгечә, бу бәйрәм спорт сөючеләр һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар тарафыннан билгеләп үтелә. Татарстан халкын бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова һәм Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасарлары Алмаз Мингулов һәм Илдар Садриев котлады.

«Мин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сезне Халыкара физкультурачылар көне белән котлыйм! Мин барыгызга да яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек телим», - дип котлады барлык спорт сөючеләрне Ләйлә Фазлыева.

Спорт күбрәк кеше гомеренең аерылгысыз өлешенә әверелә. Физкультурачы көнен бәйрәм итү республиканың төрле шәһәр һәм районнарында уза. Спорт министры Владимир Леонов бу бәйрәмне триатлон буенча Россия чемпионатында билгеләп үтә, ул бу көннәрдә Әлмәттә уза.

«Бу искиткеч бәйрәмне Россия инде 60 елдан артык билгеләп үтә. Бүген без аны зур спорт гаиләсе белән бәйрәм итәбез. Татарстан бүген-спорт тармагын үстерү буенча илдә лидерларның берсе. Без Россиянең спорт башкаласы исеме белән горурланабыз! Тармак үсешенә һәм спорт җиңүләренә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәм!»,- дип котлауларга кушылды Владимир Леонов.

Бәйрәм уңаеннан Казанда Горький паркында һәм «Хезмәт резервлары «спорт-сәламәтләндерү комплексында узган спорт-массакүләм программа оештырылды.

Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен Ләйлә Фазлеева һәм Ольга Павлова катнашында зарядка үткәрелде. Дәрес социаль дистанцияне үтәп, төрле яшь төркемнәре өчен үткәрелде.

Шулай ук «Хезмәт резервлары «спорт-сәламәтләндерү комплексында ТР Спорт министрлыгы, Казан Мэриясе, табиблар һәм спорт журналистлары җыелма командалары катнашында иптәшләрчә футбол турниры узды. Ярышларның төп принциплары үзара хөрмәт һәм гадел спорт көрәше булды. Турнирда беренче урынны – Казан мэриясе командасы, икенче урынны – спорт журналистлары командасы, өченче урынны – ТР Спорт министрлыгы, дүртенче урынны-табиблар җыелмасы яулады.

Физкультурачы көне физик культура һәм спортның массакүләмлеген пропагандалау, балаларда физкультура белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, илнең спорт казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче Татарстан халкының проценты халыкның төрле яшь төркемнәре арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча комплекслы эш нәтиҗәсендә үсә бара.

Моңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган кайбер программалар да ярдәм итә. 2013 елдан республиканың барлык шәһәр һәм районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Программа массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү өчен көчле импульс бирде.

Ел саен Татарстанда төрле зәвыкка һәм яшькә йөзләгән массакүләм спорт чаралары үткәрелә. Республика халкына төрле спорт корылмалары: стадионнар, бассейннар, спорт заллары һәм боз сарайлары бар. Аларның яртысы авыл җирлегендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International