Казанда Бадминтон буенча Россия Кубогы узачак

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

3-6 сентябрьдә Бадминтон үзәгендә (Оренбург тракты, 99) бадминтон буенча Россия Кубогы узачак. Ярышларда Россиянең иң көчле спортчылары – Россия милли бадминтон федерациясе рейтингы лидерлары катнашачак. Уеннар барлык биш разрядта узачак.

Кубокта Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Омск өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән спортчылар катнашачак.

Татарстан Республикасы командасы составында узган елгы Россия Кубогы җиңүчеләре Сергей Сирант һәм Евгения Косецкая чыгыш ясаячак.

Бадминтон үсешенең мөһимлеген һәм аның сәламәтлек өчен файдалы булуын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр билгеләп үтте. Бүгенге көндә Казанда Бадминтон үзәгендә Бөтенроссия һәм халыкара ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Казанда Бадминтон үзәген ачу 2016 елда булды, бу Татарстан Республикасы территориясендә әлеге спорт төрен үстерүгә өстәмә импульс булды.

Бадминтончылар өчен чара озакка сузылган тәнәфестән соң бинада беренче старт булачак.

Ярышлар расписаниесе:

3 сентябрь, пәнҗешәмбе:

10.00 ир-атлар арасында ялгыз разряд (1 тур);

11.30 хатын-кызлар ялгыз разряды (1 тур);

12.30 Ир-атлар арасында ялгыз разряд (1/16 финал);

14.00 Хатын-кызлар ялгыз разряды (1/16 финал);

16.00 ир-атлар арасында парлы разряд (1/16 финал);

17.00 хатын-кызлар парлы разряды (1/16 финал);

18.00 Ир-атлар парлы разряды (1/8 финал);

19.00 Хатын-кызлар арасында парлы разряд (1/8 финал).

4 сентябрь, җомга:

10.00 ир-атлар ялгыз разряды (1/8 финал);

11.00 Хатын-кызлар ялгыз разряды (1/8 финал);

13.00 катнаш парлы разряд (1 тур);

14.00 катнаш парлы разряд (1/16 финал);

15.30 катнаш парлы разряд (1/8 финал);

18.00 Ир-атлар ялгыз разряд (1/4 финал);

19.00 Хатын-кызлар арасында ялгыз разряд (1/4 финал).

5 сентябрь, шимбә:

10.00 ир-атлар парлы разряды (1/4 финал);

11.00 Хатын-кызлар парлы разряды (1/4 финал);

12.30 катнаш парлы разряд (1/4 финал)

16.00 барлык разрядларда да ярымфиналлар.

6 сентябрь, якшәмбе:

12.00 барлык разрядларда да финаллар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International