Татарстан Республикасы җыелма командасы – бадминтон буенча Россия команда чемпионатының көмеш призеры

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы 27-29 сентябрь көннәрендә Гатчина шәһәрендә (Ленинград өлкәсе) узган бадминтон буенча Россия команда чемпионатының көмеш призеры булды. Ярышларда барлыгы 12 команда катнашты.

Финалда Татарстан командасы Санкт-Петербург һәм Башкортостан Республикасы җыелма командаларын җиңде. Финалда Татарстан бадминтончылары Мәскәү командасына оттырды.

Чемпионатның бронза медальләре Түбән Новгород өлкәсе һәм Башкортостан Республикасында.

Иртәгә, 30 сентябрьдә шәхси Чемпионат старт ала. Медальләр биш разрядта уйнатыла. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан, Алексеевск, Саба, Түбән Кама, Аксубай һәм Чистай районнары спортчылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International