2020 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Спорт министры Владимир Леоновны билгеләп кую турында указ чыгара. Элегрәк ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасында 2014 елдан бирле эшли иде, ә 2018 елдан ТР Спорт министры иде.
Владимир Леонов Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыручыларның берсе булды һәм «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы Башкарма дирекциясе»коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры сыйфатында Бөтендөнья студентлар уеннарын әзерләүдә һәм үткәрүдә турыдан-туры катнашты.
Универсиада Татарстанда спорт тармагы үсешенә көчле импульс бирде. Шул вакыттан бирле республикада күп кенә бөтенроссия һәм халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә үткәрелде, алар арасында су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм башка масштаблы спорт чаралары да бар иде.
Владимир Леонов ТР Спорт министры вазыйфасында эшләгән чорда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы татарстанлыларның саны артты. Бүгенге көндә республика шәһәрләрендә һәм районнарында спорт инфраструктурасын камилләштерү буенча эш дәвам итә.
Шулай ук балалар-яшүсмерләр спортын һәм югары казанышлар спортын үстерү буенча эш дәвам итә. Татарстан спортчылары заманча объектларда шөгыльләнәләр һәм төрле масштабтагы ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Спортның төрле төрләре буенча яңа чемпионнарны тәрбияләү өчен шартлар тудырыла.