23-25 октябрьдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының Суперфиналы узачак. Турнир «Олимпиец»спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак.
Казан, Чаллы һәм Әлмәттән 96дан артык катнашучы чыгыш ясар дип көтелә.
Уеннар календаре командалар мандат комиссиясе узганнан соң төзеләчәк.