Хәзерге вакытта Урыссу бистәсенең «Энергия» стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүгә әзерлек өчен кече спорт мәйданчыгы төзелә.
Бүген кече спорт мәйданчыгында спорт җиһазлары урнаштыру тәмамланып килә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов сүзләренә караганда, яңа объектны ачу тантанасы октябрь ахырына билгеләнгән.
«ГТО» комплексы нормативларын тапшыру өчен спорт мәйданы 352 квадрат метр зурлыктагы объекттан гыйбарәт, ул имин булган резин катламнан (16 м х 22 м) тора, анда 26 төрле тренажерлар: гимнастик эскәмияләр, кул тоткычлар, турниклар һәм төрле урам тренажерлары (степперлар, эллиптика һәм велотренажерлар да кертеп) бар.
Яңа объект «спорт-тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын тормышка ашыру кысаларында төзелә. Проект физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче россиялеләр өлешен 55% ка кадәр арттырырга тиеш. Максатчан күрсәткечкә ирешү өчен, массакүләм спортны үстерүнең төп драйверы дип танылган ГТО комплексын актив үстерергә кирәк.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп максатчан күрсәткече – 2024 елга Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше күрсәткече-57% ка кадәр (федераль проект-55 %).
Физик культура һәм спорт югары дәрәҗәдә үсеш алган төбәк буларак, Татарстан өчен, хәтта төп максатчан күрсәткечләр дә югарырак куелган. 2020 ел башына без 49,5% (1 700 000 кеше) күрсәткеченә чыктык һәм графиктан бер елга алда барабыз. Максат-2024 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче 2000 000 кеше. Бу сан, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та яңгыратты.
Проект кысаларында төбәктә 2019 елда ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелде инде. Быел мондый мәйданчыклар 9 булачак, ә 2021 елга 6 объект төзелеше планлаштырылган.